Ютазы районындагы Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар макулатура җыю буенча #БумБатл Бөтенроссия акциясендә катнашкан. Укучылар көче белән барлыгы 320 кг макулатура җыелган.
«Без акциягә бик шатланып кушылдык, чөнки макулатураны икенчел эшкәртүгә тапшыру табигый ресурсларны янга калдыру өстенә чүплекләрне дә киметү мөмкинлеген бирә, – дип билгеләп үтте «Яшел патруль» берләшмәсендә катнашучы Арина Хәсбиуллина. – Ресурсларны экономияләп, без планетабызның киләчәге турында кайгыртабыз. Ә кумир белән очрашу мөмкинлеге – бик күңелле бонус. Без Клава Коки аккаунтын билгеләдек».
Исегезгә төшерәбез, #БумБатл макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясе 25 ноябрьдә Россиянең барлык мәктәпләрендә башланып китте һәм 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аны Россия Табигать ресурслары министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Илкүләм приоритетлар» АКО белән берлектә оештыра.
Акция нигезендә тапшырыла торган кәгазь чимал саны буенча ярыш кына түгел, ә социаль челтәрләрдә мәктәп укучыларының кумирлары белән шәхсән аралашу мөмкинлеген бирә торган челлендж да. Катнашу өчен гади генә шартларны үтәргә кирәк: макулатура җыярга, Instagram яки TikTok битендә #БумБатл хештегы белән һәм кумир аккаунтын билгеләп пост урнаштырырга һәм http://бумбатл.рф/ сайтында заявка бирергә кирәк.