Татарстан Республикасы урманчылыкларында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан чаралар уза. Шулай итеп, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ участок урманчылары һәм урман мастерлары катнашында семинар оештырылды. Җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова катнашучыларга аеруча киң таралган коррупция җинаятьләре һәм алар өчен җаваплылык чаралары турында сөйләде.
«Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы»ДБУ хезмәткәрләре өчен лекция уздырылды. Зәй кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Эльмира Әхәтова коррупциягә каршы тору буенча Россия законнары нормаларына, коррупция төрләре, аның билгеләре һәм коррупциячел хокук бозулар өчен җаваплылык мәсьәләләренә тукталды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (International Anti-Corruption Day) ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы буенча билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты – барлык дәүләтләрнең һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү һәм аңа каршы көрәш буенча чаралар комплексын эшләү.