Лениногорск шәһәренең 3нче урта мәктәбенең «Дубки» мәктәп урманчылыгында «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» дигән экологик конкурс узган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Тимур Шәйдуллин, Мария Суслова һәм Рада Рәшитова җиңүчеләр дип табылган. Аларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
«Әлеге конкурсның максаты – табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм балаларны кышлаучы кошларны өйрәнү һәм саклау буенча практик эшчәнлеккә җәлеп итү, – дип сөйләде «Дубки» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Мөхетдинова. – Конкурска йомгак ясаганнан соң без мәктәп территориясендә җимлекләр элеп куйдык».