Бөтенроссия экологик диктантына йомгак ясалды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия экологик диктантына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең иң яхшы һәм актив төбәге дип танылды. Шулай ук республика җиңүчеләр саны буенча да беренче урында тора – 4 772 кеше. Акциядә илнең барлык субъектларыннан 2,8 млн. кеше катнашкан.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия экологик диктанты агымдагы елның 15-16 ноябрь көннәрендә үткәрелде. Татарстан Республикасында экодиктант 523 ябык офлайн-мәйданчыкта (мәктәпләр, көллиятләр, техникумнар базасында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук башка ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар базасында) узды. Урман тармагы вәкилләре дә – «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ студентлары, укытучылары, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре үз белемнәрен сынап карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International