«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре Зеленодольск районының 19 нчы «Красная Шапочка» балаларны караштырып тору һәм савыктыру балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылган. Чара кысаларында балалар бакчасы территориясендә кошлар өчен җимлекләр эленгән.
Очрашу кысаларында филиал җитәкчесе Венера Ефременкова балаларга республиканың урман фонды турында, урман ресурсларын саклауның әһәмиятле булуы һәм тармактагы һөнәрләр турында сөйләгән. Моннан тыш, ул кошларның төрләренә һәм аларның урманнарны корткычлардан саклаудагы роленең мөһимлегенә дә җентекләп тукталган.
«Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү, алар өчен кышлату чорын җиңеләйтү, шулай ук халыкның экологик активлыгын арттыру.