Министрлыкта «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елга бурычлар турында фикер алыштылар

2020 елның 11 декабре, җомга

Бүген министрлыкта «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану «ASTAT» фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «ВНИИЛМ» ФДБУ «Көнчыгыш-Европа УСС» филиалы, Лубян урман-техника көллияте вәкилләре, Дрезден Техник университеты ягыннан (Германия Федератив Республикасы) профессорлар Юрген Преч, Свен Вагнер, Альбрехт Бемманн, Стефен Фишер, докторлар Вольфрам Шайдинг, Экхард Аух, Анна Моосманн һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында агач-куак плитәләре һәм утырту материалы, гөмбәләр үстерү өчен субстратлар җитештерүдә усак агачын куллану мөмкинлекләре каралды.

Шулай ук Татарстан Республикасы делегациясенең Германия Федератив Республикасына сәфәрен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды һәм 2021 елга «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү» проектын гамәлгә ашыруга бәйле бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International