Усад прогимназиясендә «Яшә, Чыршыкай!» чарасы узган

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Лаеш муниципаль районының Усад прогимназиясе базасында «Яшә, Чыршыкай!» чарасы узган. Аның кысаларында «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ Столбище кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Гүзәл Сабирова «Усадский подрост» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен «Урман гүзәлен саклыйк» дигән темага дәрес үткәргән.

Гүзәл Сабирова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча үткәрелә торган эшләр һәм алда торган «Чыршы» операциясе турында сөйләгән.

Аннан соң ылыслы агачларның сакланышын тәэмин итү мөмкинлекләре турында фикер алышу булган.

Моннан тыш, чара барышында укучылар чыршыларны кисүдән саклау темасына багышланган рәсемнәр, плакатлар һәм листовкалар ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International