Министрлыкта Лубян урман-техника көллиятенең эшчәнлек нәтиҗәләре каралды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Бүген Урман хуҗалыгы министрлыгында «Лубян урман-техника көллияте» ДҺББУ, «Лубян урманчылыгы» ДКУ һәм «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ 2020 елның 11 аендагы эш йомгаклары буенча киңәшмә узды. Чарада урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, көллият директоры Рим Фәхраҗиев, җитәкче-урманчы Фәрдус Хәбибрахманов, урман хуҗалыгы директоры Сергей Федоров һ.б. катнашты.

Утырыш башында «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе эшчәнлеге турындагы доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Хәзерге вакытта көллияттә 362 студент белем ала, шул исәптән 93 кеше – читтән торып. «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы» белгечлеге буенча 219 кеше белем ала, «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» буенча – 80 кеше, «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» буенча – 63 кеше», – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.

Киләсе елда көллиятне 79 кеше тәмамлар дип көтелә.

«2020 елда көллият биналарын ремонтлау дәвам итте. Шулай итеп, уку корпусы, спорт залы, 1 нче номерлы тулай торак һәм китапханә ремонтланды», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.

Аннары докладлар белән эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева һәм министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Эльмира Шаһаева – көллияттә тәрбия эше нәтиҗәләренә, ә Рәис Гомәров «Лубян урманчылыгы» ДКУ һәм «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУнең финанс нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре турында сөйләде.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул Лубян урман-техника көллияте студентларының өлгереш дәрәҗәсен арттыру, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру һ.б. белән бәйле кайбер йөкләмәләр бирде. «Һичшиксез, быел пандемия уку процессына сизелерлек үзгәрешләр кертте. Бигрәк тә язын, дистанцион укыту оештырылган вакытта. Хәзер вәзгыять барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне тайпылышсыз үтәүне таләп итә, – диде Равил Кузюров. – Әмма болар барысы да белем бирү сыйфатына йогынты ясарга тиеш түгел. Бу юнәлештә эшне көчәйтүегез турында үтенәм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International