Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

ТР «Нурлат урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган. Белгечләр тармак ветераннары Анатолий Архипов һәм Надежда Артамонова өчен «Дуслык» район газетасына язылу рәсмиләштергән. Матбугатка язылу кәгазьләрен кишәрлек урманчылары Альфред Хәсәнҗанов һәм Илдар Йосыпов тапшырган.

Исегезгә төшерәбез, «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе «Татмедиа» АҖ инициативасы буенча 2016 елдан бирле үткәрелә – ветераннар, картлар йортлары һәм республиканың башка социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылу рәсмиләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International