ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ Шешминка кишәрлеге урманчысы Николай Дорофеев «Елочка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен «Кеше тормышында урманның роле» темасына дәрес үткәргән.
Дәрес барышында Николай Дорофеев укучыларга урман экосистемаларының төрләре, аларның төп характеристикалары һәм мөһим вазыйфалары турында сөйләгән. «Урманнар – планетаның үпкәләре, дип юкка гына әйтмиләр. Нәкъ менә алар ярдәмендә безнең тормыш өчен яраклы атмосфера бар. Урманнардан башка Җир җансыз шар булыр иде», – дигән ул.
Очрашу ахырында Николай Дорофеев балаларга «Иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бөтенроссия мәктәп урманчылыклары смотр-конкурсында катнашучы сертификатын тапшырган һәм булачак бәйрәмнең төп символы – тере чыршы бүләк иткән.