Баулы районы Алексеевск төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Яшә, Чыршыкай!» табигать саклау акциясенә кушылган. Шуларның берсе «Креатив чыршы» конкурсы булган. Аның нәтиҗәләре буенча 4 нче сыйныф укучысы Артем Романов һәм 6 нчы сыйныф укучысы Полина Мечетная җиңүчеләр дип табылган.
«Шулай ук чыршыларны кисүдән саклау темасына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе һәм макулатура җыю акциясе дә оештырылды, – дип сөйләде «Яшь урманчы» берләшмәсе җитәкчесе, физик культура укытучысы Вера Евстигнеева. – Укучылар көче белән барлыгы 70 кг макулатура җыелды. Киләсе атнада «Урманны саклагыз» дигән темага дәрес үткәрү планлаштырылган».