2020 елның 15 декабрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Урман кодексына урман комплексын цифрлы нигезгә күчерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта кабул иткән.
Әзерләнгән төзәтмәләр урман тармагының тулы ачыклыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС ЛК) булдырылыр дип көтелә, ул агач әйләнешен контрольдә тотуны камилләштерергә, шул рәвешле законсыз кисүләрдән килгән зыян күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Системаның нигезе булып, ЛесЕГАИС модернизацияләнгән системасы торачак, ул агач хәрәкәтен ‒ аны кисү стадиясеннән алып сату яки эшкәртү урынына кадәр тулысынча күзәтүне тәэмин итәчәк.
Моннан тыш, Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасында урманнардан файдалану буенча рөхсәт һәм хисап документлары электрон рәвештә формалаштырылачак. Агачның бөтен юлын контрольдә тоту өчен, аны ЛесЕГАИС системасында мәҗбүри теркәү һәм электрон санлы имза белән имзаланган электрон озату документын кертү күздә тотыла. Әгәр агач әзерләү күләме, аның төре һәм сортимент составы турында дөрес булмаган мәгълүмат ачыкланса, агач ташу һәм аның белән алыш-бирешләрне гамәлдән чыгару планлаштырыла.
«Санлы яссылыкта барлык үзгәрешләр акрынлап булачак һәм урман әзерләүчеләрнең гадәти бизнес-процессларына каршылык тудырмаячак. Беренче этапта ЛесЕГАИС гамәлдәге модельләрендә цифрлы трансформация кысаларында каралган үзгәрешләрне эшкәртү буенча бизнес катнашында эксперимент узачак. 2021 елның 1 июленнән башлап Россия Президенты йөкләмәләре буенча таләпләр мәҗбүри рәвештә кабул ителергә тиеш», – дип аңлаткан РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко.
Урманнардан файдалану буенча килешүләр төзергә, агачны исәпкә алуны тәэмин итәргә һәм аның белән теләсә нинди алыш-бирешләрне хәзер бары тик цифрлы ресурс ярдәмендә генә башкарырга мөмкин булачак. Системада видеофиксация чаралары белән җиһазландырылган урман складлары һәм чималны эшкәртү урыннары теркәлергә тиеш булачак.
Агачның бөтен хәрәкәтен контрольдә тоту өчен, Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасында хокук саклау органнары, Россия ФСХ, Росреестр, Россия Транспорт министрлыгы, Россия ФТХ, Росранснадзор системалары арасында мәгълүмат алмашу күздә тотыла.
Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте материаллары файдаланылды