19 декабрьдә КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетында онлайн-форматта Ачык ишекләр көне узачак

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

2020 елның 19 декабрендә Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында онлайн-форматта Ачык ишекләр көне узачак. Чара конференция режимында Zoom платформасы базасында үткәреләчәк.

Мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре университет тарихы, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетындагы әзерлек юнәлешләре, 2020 елда югары уку йортына кабул итү нәтиҗәләре һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә алачак.

Чара 13:00 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүматны университетның http://priem.kazgau.ru сайтында яки 8 (843) 236-66-71, 567-46-30, 230-30-08 телефоннары буенча белешергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International