ТР «Кама урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Чистай районы Луч урта мәктәбенең «Урман сакчылары» һәм Балык Бистәсе районы Шумбут урта мәктәбенең «Лесовичок» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар өчен «Урман – безнең байлыгыбыз» темасына дәресләр үткәргән.
Дәрес барышында белгечләр укучыларга урман, аның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге турында сөйләгән. Шулай ук балалар Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алу мөмкинлекләре турында да белгән.
«Без республиканың Мамадыш, Чистай һәм Балык Бистәсе районнарында урнашкан 6 мәктәп урманчылыгы эшенә кураторлык итәбез, – дип сөйләде Кама урманчылыгы җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов. – Алар өчен дәресләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм төрле конкурслар үткәрәбез. Декабрь ахырында 2020 елда уңышларга ирешкән берләшмә вәкилләрен бүләкләргә планлаштырабыз».