Әлмәт урманчылыгы белгечләре Рус Акташы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлаган

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

«Әлмәт урманчылыгы» ДКУ белгечләре Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Рус Акташы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлаган.

«Без учреждениегә тере нарат тапшырдык, – дип сөйләде Поташ Аланы урманчылыгының урман остасы Ирек Гыйбадуллин. – Балалар сөенер дип өметләнәм, чөнки алар өчен Яңа ел – иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәм. Соңрак, декабрь ахырында, интернатта тәрбияләнүчеләрне тагын бер кат карарга һәм аларга бүләкләр тапшырырга планлаштырабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International