Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре «Ласка» социаль учреждениесендә «Яшә, Чыршыкай!» табигать саклау акциясе кысаларында чара уздырган

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» ДКУ социаль учреждениесендә «Яшә, Чыршыкай!» табигать саклау акциясе кысаларында чара уздырган. Чара барышында учреждениедә тәрбияләнүчеләр үз куллары белән табигый материаллардан чыршы ясаган. Балаларга «Әгерҗе урманчылыгы» ТР дәүләт казна учреждениесенең Красный бор урманчылыгының кишәрлек урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин ярдәм иткән.

Исегезгә төшерәбез, «Яшә, Чыршыкай!» чарасы балаларда һәм өлкәннәрдә экологик аң һәм культура формалаштыру, табигатькә сакчыл караш пропагандалау һәм җәмәгатьчелек игътибарын чыршы кисү проблемаларына җәлеп итү максатында үткәрелә. Анда катнашу өчен табигый яки ташландык материаллардан чыршы ясарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International