Республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү һәм урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату эше уздырыла

2020 елның 18 декабре, җомга

Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү һәм урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату эше уздырыла. Әйтик Буа шәһәренең «Әкият» («Сказка») гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасында «Без – урман дуслары» дигән интерактив уен үткәрелгән. Табышмаклар чишеп һәм төрле биремнәрне үтәп, балалар урман турындагы белемнәрен ныгыткан, урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар белән танышкан, шулай ук урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык таләпләре турында белгән.

«Экологик уеннар мотивациянең югары дәрәҗәсенә, табигатькә карата кызыксынуга этәргеч бирә. Мондый дәресләрнең төп максаты – үсеп килүче буында экологик культура нигезләрен формалаштыру», – дип билгеләп үтә балалар бакчасы педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International