Лубян урман-техника көллиятендә уку төркемнәренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары узган

2020 елның 18 декабре, җомга

Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Шулай итеп, бу атнада көллияттә уку төркемнәренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары узган.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 43 нче бакча-парк төркеме командасы яулаган. Икенче урында – 11 нче һәм 12 нче урман хуҗалыгы төркемнәре, өченчедә – 12 нче икътисадый төркем командалары.

«Белем бирү эшчәнлеге белән бергә, без студентларга физик тәрбия бирүгә, аларның сәламәтлеген ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга да аерым игътибар бирәбез. Спорт әхлакый рухны ныгыта, кешене тагын да көчлерәк һәм максатчанрак итә», – дип билгеләп үтте көллият директоры Рим Фәхраҗиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International