Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре чаңгы ярышларында катнашты

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

ТР «Алабуга урманчылыгы» ДКУнең Татарстан кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре чаңгы ярышларында катнашты. Чара Тукай муниципаль районының Новый бистәсе янында урнашкан чаңгы базасын ачуга багышланган иде.

«Чаңгы ярышлары – кышкы спортның иң популяр һәм массакүләм төрләренең берсе. Без ярышларга кушылырга булдык, чөнки бу сәламәтлекне ныгыту һәм «Урман чаңгы юлы – 2021» кышкы спартакиадасына әзерләнү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләп үтте Татарстан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International