Министрлыкта Шәһәр яны, Зеленодольск һәм Кайбыч урманчылыклары урман фонды территориясендә үткәрелгән урман корылышы эшләре нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Шәһәр яны, Зеленодольск һәм Кайбыч урманчылыклары урман фонды территориясендә урман корылышы буенча хезмәт күрсәтү эшләренә йомгак ясауга бәйле икенче урман корылышы киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә видеоконференция режимында узды. Чарада Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм «Геоземстрой» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов быел «Геоземстрой» ҖЧҖ тарафыннан Шәһәр яны, Зеленодольск һәм Кайбыч урманчылыклары урман фонды җирләрендә 81 мең га мәйданда урманнарны төзекләндерү һәм таксацияләү буенча кыр һәм камераль эшләр башкарылды, диде. «Бүген бу эшләрнең һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларны проектлауның нәтиҗәләре турында фикер алышырга кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

Аннары урманнарны төзекләндерү эшләре турында доклад белән урман корылышы экспедициясе җитәкчесе Евгения Филимонова чыгыш ясады. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, урманнарны таксацияләү беренче таксацион разряд буенча күз үлчәме-үлчәү ысулы белән башкарылган. Шулай ук Евгения Филимонова утырышта катнашучыларны урман утыртмаларының характеристикалары, урман культураларының торышы, проектлана торган чаралар белән дә таныштырды.

Киңәшмә ахырында урманчылыклар территориясендә урман хуҗалыгы эшләренең күләмнәре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International