Ютазы районы Ютазы урта мәктәбендә «Яшь экологлар» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узган. Чарада мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов, педагог-оештыручы Гөлназ Гәрәева, «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ баш хисапчысы Лилия Садыйкова һ.б. катнашкан.
«Яшь экологлар» конкурсы «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр тарафыннан гомуми белем бирү учреждениесе укучылары арасында үткәрелгән. Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар рәсем ясарга, әкият иҗат итәргә, экологик тематикага видео төшерергә һәм табигый материаллардан эшләнмәләр ясарга, шулай ук аларның ни өчен мәктәп урманчылыгына эләгергә теләүләре турында сөйләргә тиеш булган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «2Б» сыйныфы укучысы Илинә Минһаҗева, Айгөл Вәлиуллина («5Б») һәм Эльвина Закирова («3Б») җиңүче дип табылды. Аларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. Моннан тыш, җиңүчеләр «Яшел патруль» берләшмәсе сафларына кертелгән.