Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. ТР урман хуҗалыгы министры  https://елкажеланий.рф/ сайтындагы интерактив чыршыдан открытка алды, анда 3 яшьлек Айнурның хыялы – Alilo куянчыгы турында язылган иде.

Бүген аның бу хыялы тормышка ашты. Айнурга бүләк, Татарстан Республикасының Кызыл китабы һәм баллы күчтәнәчләр тапшырылды, шулай ук министр исеменнән иң изге теләкләр җиткерелде.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Быел гаризалар 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр  https://елкажеланий.рф/ сайтында кабул ителде. Аларны катлаулы авырулары булган балалар һәм өлкән кешеләр, ятим балалар, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаилә балалары калдыра алган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Теләкләр чыршысы»ндагы хыялларны 2021 елның 28 февраленә кадәр үтәргә мөмкин.

Акцияне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һ.б. хуплады инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International