Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү буенча эш алып бара

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик тәрбия бирү буенча эш алып бара. Шулай итеп, бу атнада белгечләр Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнарының кайбер балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә «Урманны саклагыз» дигән темага дәресләр үткәргән.

Дәрес барышында укучылар урман, кеше тормышында аның әһәмияте һәм урман байлыкларына сакчыл караш кирәклеге турында белгән. Шулай ук укучылар өчен «Урман сукмаклары буйлап» һәм «Урманның яшь дуслары» дигән интерактив уеннар да оештырылган.

«Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар комплексын үтәү белән беррәттән, без үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүгә дә зур игътибар бирәбез, – ди «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин. – Бу безнең мәктәп урманчылыклары белән эшләү дә, башка мәктәпләрдә дәресләр үткәрү дә. Балаларга табигатьне саклауның әһәмиятен кечкенәдән үк аңлатырга кирәк дип ышанам».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International