Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Сыналган бизнес» интернет-порталында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли башлаган. Анда уздырылган тикшерүләр буенча бизнестан кире элемтә алу өчен кыска гына сораштыру урнаштырылган.
Алынган кире элемтә инспекторның визитыннан бизнесның канәгать булу дәрәҗәсен аңларга, тикшерүләр барышында күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән хокук бозу очракларын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Кире элемтә алуның әлеге механизмы контроль-күзәтчелек чараларын оештырганда контрольлек оештыруның үтә күренмәле кагыйдәләрен билгеләү максатларында эшкуарларның хокукларын яклау дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.
Сораштыруны монда узарга мөмкин: https://provbiz.ru/news/opros-predprinimatelej-po-itogam-vzaimodejstviya-s-nadzornymi-organami/.