Бөгелмә урманчылыгы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм өлкәннәрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлаган

2020 елның 25 декабре, җомга

«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм өлкәннәрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлаган. Белгечләр аларга бүләкләр, шулай ук чыршы һәм наратлар тапшырган.

«Игелекле гамәлләр белән без кешеләрне, бигрәк тә балаларны бәхетле итәбез. Изгелек кылыгыз, һәм ул, һичшиксез, сезгә кире әйләнеп кайтачак», – ди «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ Актүбә урманчылыгы участок урманчысы Эльвир Хаҗиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International