В.А.Волков исемендәге «Сервис һәм дизайн тимерчелек техникумы» ДҺБУ базасында «Хәзерге җәмгыять проблемалары һәм перспективалары» дигән VI Халыкара читтән торып фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгән. Конференция эшендә Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән, Кыргызстаннан, Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан һәм Белоруссиядән килгән студентлар, шул исәптән «Лубян урман-техника көллияте» ДБББУ студентлары – Анастасия Миронова, Виктория Полякова һәм Алсу Гарифуллина катнашкан.
Барлыгы 275 фәнни-тикшеренү эше каралган. Катнашучылар «Хәзерге заманның актуаль проблемалары», «Һөнәри юнәлештәге актуаль мәсьәләләр», «Заманның модалы тенденцияләре», «Хәзерге заман мәгарифе тәҗрибәсе һәм идеяләре», «Чыгарылыш сыйныф укучысының шәхси-профессиональ үсеш факторы буларак заманча яшьләр инициативаларын гамәлгә ашыру», «Индивидуаль проектлар: фәнгә беренче адымнар», «Туган як тарихы», «Хәзерге җәмгыять тормышы шартларында сәламәтлекне саклау культурасы», «Информатика һәм робот техникасы буенча тикшеренүләр дөньясы», «IT-технологияләрне массакүләм кулланганда мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү проблемалары» юнәлешләре буенча эшләрне тәкъдим иткән.
Конференция нәтиҗәләре буенча Анастасия Миронова «Бухгалтер һөнәренең киләчәге бармы?» фәнни-тикшеренү эше өчен II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән, ә Виктория Полякова белән Алсу Гарифуллина «Краудфандинг – без аның турында нәрсә беләбез?» эше өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.