Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры урынбасары 3нче гимназиянең 8нче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәргән

2020 елның 26 декабре, шимбә

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 3 нче гимназиясендә 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәргән.

Очрашу барышында Венера Ефременкова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урманнарны яклау үзәгенең эшчәнлек юнәлешләре, урман патологиясенә мониторинг һәм урманнарны яңадан торгызуга мониторинг максатлары һәм бурычлары турында сөйләгән.

Шул ук вакытта дәрес кысаларында үсеп килүче буынның һөнәри үзбилгеләнеш мәсьәләләре дә күтәрелгән. Укучылар урман тармагы һөнәрләре, Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартлары, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында белгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International