«Әлмәт урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшырган

2020 елның 26 декабре, шимбә

Әлмәт районының Иске Михайловка урта мәктәбендә яңа 2021 елны каршылауга багышланган тантаналы чара узган. Аның кысаларында «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгы эшенә һәм «Креатив чыршы ясыйк» конкурсына йомгак ясалган.

Әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Сабина Борһанаева яулаган. Икенче урын – Булат Низамовка, өченче урын Алсу Хәсәновага бирелгән.

«СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр һәм конкурста җиңүчеләр дипломнар, «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән. Бүләкләрне урман остасы Ирек Гыйбадуллин тапшырган. «Сезне чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм укуда уңышлар телим», – дигән ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International