Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Утырышта министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау, тоту өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын гамәлгә кертү барышы, Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнары үтәлеше һәм башкалар турында сөйләде.
Докладларны тыңлаганнан соң, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру һәм мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә бәйле кайбер йөкләмәләр бирде.
Алга таба министр киңәшмәдә катнашучыларны COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча барлык чараларны да катгый үтәргә чакырды.
«Бу ел, һичшиксез, гади генә булмады, әмма без куелган барлык бурычларны да уңышлы үтәдек. Тырыш, намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Бездә көйләнгән команда оешты, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – 2021 елда урман законнарында яңа норматив-хокукый актлар үз көченә керә. Шулай ук без Татарстан Республикасы урман комплексы белән идарә итүче дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуга 100 ел тулуны да билгеләп үтәчәкбез».
«Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм. Чын күңелдән Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм башлаган һәр эшегездә уңышлар телим», – диде министр.
Моннан тыш, киңәшмә кысаларында Министрлык хезмәткәрләре дә бүләкләнде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев, Дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Василий Чернов, юридик бүлекнең әйдәп баручы консультанты Надежда Савченко, ТР урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән икътисад, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләр белән идарә итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Лилия Сафина бүләкләнде.