Министрлыкта «Урман транспорт компаниясе» АҖнең 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре каралды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта «Урман транспорт компаниясе» АҖнең 2020 елдагы эшчәнлек йомгаклары буенча киңәшмә узды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Төп доклад белән «Урман транспорт компаниясе» АҖ генераль директоры Ранил Мөхәммәдиев чыгыш ясады. «Предприятие 2013 елда оештырылган иде. Хәзерге вакытта аның балансында 47 берәмлек техника һәм 37 берәмлек ярымтагылма һәм тагылмалар исәпләнә, – дип хәбәр итте ул. – Компаниядә барлыгы 32 кеше, шул исәптән 22 машина йөртүче эшли».

Докладчы шулай ук республика урман хуҗалыкларыннан агач ташу күрсәткечләренә, транспортны ремонтлауга, запас частьләр, ягулык һ.б. чыгымнарга тукталды.

Алга таба утырышта катнашучылар 2021 елда «Урман транспорт компаниясе» АҖ эш нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International