«Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында киләсе чорга бурычлар турында фикер алышканнар

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Баулы районы Алексеевск төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында катнашучылар җыелышы булып узган. Җыелыш кысаларында 2020 елның 4 кварталындагы эшкә йомгак ясалган һәм киләсе чорга бурычлар каралган.

Декабрь аенда укучылар «Креатив чыршы» конкурсында катнашкан, макулатура җыю буенча акция үткәргән һәм Яңа елга стена газетасы чыгарган.

2021 елның 11 гыйнварында узачак Тыюлыклар һәм милли парклар көненә әзерлек өстенлекле бурычларның берсе булган. Шулай ук «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясен һәм «Зимушка-зима» фотоконкурсын уздыру да планлаштырыла.

Җыелыш ахырында мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Баулы урманчылыгы» ДКУ мактау грамоталары һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International