2021 елның 19-20 гыйнвар көннәрендә Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты (ВИПКЛХ) «Компенсацияле урман торгызу: урманнарны торгызу һәм үрчетү чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру» темасына онлайн-форматта семинар үткәрәчәк.
Катнашу өчен гамәлдәге законнар нигезендә урманнарны компенсацияле торгызу эшләрен үткәрергә тиешле оешмаларның, төбәкләрдәге урман ведомстволары һәм алар карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре чакырыла.
Семинарда катнашучылар урманнарны торгызу эшләренең нәтиҗәлелеген арттыруга ничек ирешергә, компенсацияле урман торгызу вакытында финанс һәм башка югалтуларны ничек киметергә кирәклеге турында фикер алышачак.
Элемтә өчен җаваплы зат: Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институтының урманнарны торгызу, саклау һәм яклау кафедрасы мөдире Семенов Дмитрий Олегович, тел: 8(960)351-92-85, 8(495)993-32-89, e-mail: d.o.semenov@bk.ru.