Татарстанда яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары ачыла

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары ачылачак. Чыршыларны Казанда һәм Чаллыда 2021 елның 8 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Идел буе экология компаниясе.

Татарстан халкы чыршы, пихта һәм нарат агачларын яки ботакларын шул пунктларга китереп тапшыра ала. Бу агачларда җылтыннар, уенчыклар һәм башка бизәү әйберләре булмаска тиеш. Кабул итү пунктлары физик затлар өчен билгеләнгән, зур партияләрне кабул итү өчен акция оешмалары белән элемтәгә керергә кирәк булачак.

Казанда җыелган агачлар – кәҗәләр өчен азык һәм аслык рәвешендә, ә Чаллы агачлары исә ваклап, мичкә ягулык буларак файдаланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International