Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре 2 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары арасында «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» конкурсын үткәргән

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР «Аксубай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Аксубай районының 2 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары арасында «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» конкурсын үткәргән. Конкурста «Урман патруле» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар да катнашкан.

1-4 нче сыйныф укучылары арасында, бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Егор Иванов (1нче сыйныф), икенче урынны Аурелия Шуркина (2нче сыйныф) һәм Арсений Чукашов (3нче сыйныф), өченче урынны Камилла Хәммәтвәлиева һәм Дмитрий Джоли (4нче сыйныф) яулаган.

5-8 нче сыйныф укучылары арасында беренче урынга Сергей Архипов (6 нчы сыйныф) лаек булган.

Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар «Аксубай урманчылыгы» ДКУ мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән. Бүләкләрне урманнарны торгызу инженеры Марсель Моратшин тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International