Лубянда «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары арасында биатлон ярышлары узган

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺББУ студентлары арасында биатлон ярышлары узган. Ярышларда 20 артык кеше катнашкан.

Ярышлар нәтиҗәсендә егетләр арасында 1 нче урынны Сергей Иванов (31 нче урман хуҗалыгы төркеме), 2 нче урынны Марсель Низамиев (31 нче урман хуҗалыгы төркеме), 3 нче урынны Роберт Сергеев (21 нче урман хуҗалыгы төркеме) яулаган.

Кызлар арасында 1 нче урынга Софья Лоикова (12 нче икътисад төркеме), 2 нче урынга Карина Степанова (23 нче бакча-парк төркеме), 3 нче урынга Ләйсән Җәләлова (23 нче бакча-парк төркеме) лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International