Лесхоз урта мәктәбендә «Язмышыңны ничек итеп урман белән бәйләргә һәм уникаль урманчы һөнәрен кайда алырга» дигән темага әңгәмә үткәрелгән

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Саба районы Лесхоз урта мәктәбендә «Язмышыңны ничек итеп урман белән бәйләргә һәм уникаль урманчы һөнәрен кайда алырга» дигән темага әңгәмә үткәрелгән. Укучылар алдында Татарстан Республикасы «Саба урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Мишәбаш участок урманчылыгының урман осталары Рөстәм Минһаҗев, Рамил Әхтәмҗанов һәм Маргарита Павлова чыгыш ясаган.

Очрашу барышында урманчылык вәкилләре укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр, Лубян урман-техника көллияте һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты эшчәнлеге турында сөйләгәннәр. Шулай ук балалар урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да белгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International