Исләйтар урманчылыгында яңа җитәкче-урманчы билгеләнде

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән «Исләйтар урманчылыгы» ДКУ яңа җитәкче-урманчысы билгеләнде. Ул – элек җитәкче-урманчы урынбасары вазыйфасын башкарган Алмаз Хәлиуллин.

Учреждениенең яңа җитәкчесен коллективка ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тәкъдим итте. Ул Алмаз Хәлиуллинны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.

Алмаз Хәлиуллин 1990 елның 3 маенда Арча районының Түбән Пошалым авылында туган. 2014 елда Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 2010 елда башлап, Алмаз Хәлиуллин «Арчалес» ДБУда (хәзерге Арча урманчылыгында) икътисадчы, урманчы, урман остасы булып эшли. 2015 елдан 2020 елга кадәр «Исләйтар урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары вазыйфасын башкарып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International