2021 елның гыйнварында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл җирлекләре гражданнары җыеннары башланып китте. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, мондый җыелышларда республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары, участок урманчылары, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженерлар урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек турында докладлар белән чыгыш ясый.
Шулай итеп, «Нурлат урманчылыгы» ДКУ Чулпан участок урманчылыгы урманчысы Наил Фәсхетдинов Нурлат муниципаль районының Заречный авыл җирлеге гражданнар җыенында катнашкан. Үз чыгышында ул 2020 елгы янгын куркынычы янаган чор нәтиҗәләренә, бу елга планлаштырылган чараларга тукталган, шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында һәм «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына территорияләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 18 августындагы 807 номерлы карарының гамәлдә булуын искәртеп узган.
Моннан тыш, Наил Фәсхетдинов Би Күле һәм Чулпан авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында да чыгыш ясаган.