Россиянең FSC коммерциясез оешмасы «Урман волонтерлары» платформасын эшләтеп җибәргән

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Россиянең FSC коммерциясез оешмасы «Урман волонтерлары» платформасын эшләтеп җибәргән.

Проект кысаларында платформада Россия Федерациясенең төрле субъектларындагы урманнарны яңадан торгызу һәм карауга кагылышлы урман секторы предприятиеләре, дәүләт һәм шәхси оешмалар, тыюлыклар һәм милли парклар тәкъдимнәре туплана. Волонтерлар программаны сайлап ала һәм оештыручы белән турыдан-туры элемтәгә керә ала, ә акция узгач, сайтта кайтаваз калдыра ала.

Шулай итеп, платформада урманнарны саклауга мәнфәгатьле кешеләр һәм оешмалар: ярдәм кирәк булган һәм аны күрсәтергә әзер затлар очраша ала.

Проект турында тулырак мәгълүмат: https://foresthelp.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International