Рослесхозда урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре каралды

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булып узды. Анда Рослесхозның Мәгълүмат системалары идарәсе җитәкчесе Александр Берко, Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында Россия Федерациясе урман комплексын цифрлаштыру, агачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын модернизацияләү, электрон урман реестры эшләү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Шулай ук 2021 елның 1 июленнән дәүләт хакимияте органнарында урман декларацияләрен бары тик электрон рәвештә генә кабул итү башкарылачагы турында да билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International