Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре Менделеевск шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашуда катнашкан

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

«Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ вәкилләре белән берлектә, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай муниципаль районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара. Әйтик, бүген белгечләр Менделеевск шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашкан.

Очрашу барышында Менделеевск участок урманчылыгының участок урманчысы Әгъмәл Мөхәммәтҗанов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге турында сөйләгән. Шулай ук балалар Лубян урман-техника көллияте, андагы әзерлек юнәлешләре, белгечлекләр һәм уздырыла торган мәдәни-массакүләм чаралар турында һәм 2021 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләре турында да белгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International