Министрлыкта хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев, республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырышта төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.

Үз чыгышында ул тармак хезмәткәрләре өчен куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру, аларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, хезмәт сагы буенча инструктажлар үткәрү һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

Илгизәр Зарипов билгеләп үткәнчә, статистика мәгълүматлары буенча, урман хуҗалыгында бәхетсезлек очракларының һәм җитештерү травмаларының күбесе урман әзерләү эшчәнлегенә туры килә, аерым алганда, иң куркыныч эш төрләренең берсе – урман кисү.

«Безнең төп байлыгыбыз булып һәрвакыт кешеләр торды һәм шулай булып калачак та, шуңа күрә хезмәткәрләрнең уңай хезмәт шартларын булдыру һәм сәламәтлеген саклау эшен көчәйтергә кирәк», – дип сүзен йомгаклады министрның беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International