Лубян урман-техника көллиятендә Россия студентлары көненә багышланган тантаналы чара узды. Чара кысаларында 2020 елда студентларның эшенә йомгак ясалды. Укучылар укуда, спортта, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнде.
Студентларны бәйрәм белән котлап, бүләкләрне көллият директоры Рим Фәхразыев тапшырды.
«Ел студенты – 2020» номинациясендә 33 нче бакча-парк төркеме студенты Диана Савельева җиңүче дип табылган. «Ел интеллектуалы» номинациясендә Татьяна Антропова (43 нче бакча/парк төркеме), «Елның иҗат кешесе» – Роберт Сергеев (21 нче урман хуҗалыгы төркеме), Ләйсән Җәләлова (23 нче бакча/парк төркеме), Алена Блохина (43 нче бакча/парк төркеме), «Ел режиссеры» – Никита Ступицкий (43 нче бакча/парк төркеме), «Ел тикшеренүчесе» – Анастасия Неклюдова (23 нче бакча/парк төркеме), «Ел эковолонтеры» – Ралия Зиннәтуллина, Маргарита Дәүләтшина, Сергей Иванов (31 нче урман хуҗалыгы төркеме), Анастасия Горбатова (22 нче икътисад төркеме), «Ел профессионалы» – Никита Павлов (41 нче урман хуҗалыгы төркеме), Алинә Закирова (32 нче икътисад төркеме), Аделина Хәйруллина (23 нче урман/парк төркеме), «Ел җәмәгатьчесе» – Татьяна Антропова (43 нче бакча/парк төркеме), Анастасия Шкурихина (32 нче икътисад төркеме), Данил Лачугин (21 нче урман хуҗалыгы төркеме), Виктория Полякова (22 нче икътисад төркеме), «Ел спортчысы» – Глеб Алексеев (31 нче урман хуҗалыгы төркеме), Яна Коробейникова (22 нче икътисад төркеме), Елизавета Сугатова (43 нче бакча/парк төркеме), «Ел рәссамы» – Алия Фәйзрахманова (23 нче бакча/парк төркеме).