«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Чирмешән муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирүче эшен алып бара. Шулай итеп, агымдагы елның 27 гыйнварында Шешминка участок урманчылыгының участок урманчысы Николай Дорофеев Иске Үтәмеш урта мәктәбе укучылары белән очрашкан.
Очрашу барышында Николай Дорофеев укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ, «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге юнәлешләре һәм тармак һөнәрләре турында сөйләгән. Участок урманчысы шулай ук «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алу шартларына да җентекләп тукталган.
«2020 елда урман комплексының яшь белгечләренә ярдәм итү чаралары эшли башлады. Татарстан Республикасы бюджетыннан беренче тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне 8 кеше алды, – дип өстәгән Николай Дорофеев. – Әгәр сез язмышыгызны урман белән бәйләргә дигән карар кабул итсәгез, без сезне командабызга шатланып кабул итәчәкбез».