Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, шулай ук һәвәскәр орнитологлар «Феникс» республика табигать саклау орнитология проектында катнаша ала. Кошларны саклау төп темасы булган проект үз эченә берничә трекны ала:
1) «Кош йорты» – катнашу өчен сыерчык оясы ясарга һәм аның белән фотога төшәргә кирәк. JPEG форматындагы фотоэшләрне 2021 елның 31 мартына кадәр анкета белән бергә ecocentr.kzn@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк, «Кош йорты» дип тамгаларга.
2) «Кошлар көне». Әлеге трек 2021 елның 1 мартыннан 15 апреленә кадәр өч номинация буенча үткәреләчәк:
– «Иң яхшы орнитологик фотозона» – Кошлар көненә әзерләнгән авторлык һәм оригиналь фотозоналарның фотосурәтләре. Фотозонаның үлчәме, формасы, бизәлеше һәм урнашу урыны катнашучы тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә;
– «Инстаграмда кошлар турында иң яхшы мәкалә» – туган як орнитофаунасына багышланган яки кошларны саклау буенча табигать саклау акцияләре йомгаклары буенча #ГДЭБЦ, #РЦВР хештеглары белән Instagram социаль челтәрендә бастырып чыгарылган иң яхшы мәкалә.
– «Кошлар турында Ютубның иң яхшы кыска ролигы» – YouTube видеохостингында урнаштырылган видеороликлар, аларның озынлыгы 2-3 минуттан артмаска тиеш.
Фотохезмәтләр һәм басмаларга сылтамалар анкета белән бергә түбәндәге электрон адрес буенча җибәрелергә тиеш: ecocentr.kzn@mail.ru, «Кошлар көне» тамгасы белән. Эшләр авторларныкы гына булырга тиеш.
Нәтиҗәләр 2021 елның 16-26 апрелендә ясалачак. Проект турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://panorama.tatar/catalog/nature/5484/.