Урман тармагы белгечләре авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында хәбәр итә

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасында 2021 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыклардагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.

Шулай итеп, «Ары урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Хәлиуллин Биектау муниципаль районының Казаклар авыл җирлеге гражданнар җыенында катнашкан. Ул Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча алып барыла торган эш турында сөйләгән һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искәрткән. «Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Янгынга каршы махсус режим шартларында закон бозу очрагында штраф күләме арта», – дип билгеләп үтте Алмаз Хәлиуллин.

«Кама урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов – Мамадыш муниципаль районының Түбән Сон авыл җирлеге гражданнары җыенында, «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ Казан участок урманчылыгы участок урманчысы Марс Рәхимҗанов – Чирмешән муниципаль районының Лашман авыл җирлеге гражданнар җыенында, «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ Поташ Аланы участок урманчылыгы участок урманчысы Ирек Гыйбадуллин Әлмәт муниципаль районының Рус Акташы авыл җирлеге гражданнар җыенында чыгыш ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International