Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә 2021 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Бүген 2021 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды. Чарада республика министрлыклары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, максатчан индикаторларга ирешү, объектлар төзү, техника сатып алу һ.б. мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә кыскача доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул 2021 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга федераль бюджеттан 187,1 млн.сум акча бүлеп биреләчәк, дип сөйләде. Әлеге акчалар урман торгызу эшләрен башкаруга, урман үсемлекләре орлыклары запасларын формалаштыруга һәм урман янгыннары һәм урман культуралары техникасы сатып алуга тотылачак.

Төбәк проекты буенча, быел Татарстанда 3,8 мең га мәйданда урман торгызу эшләре башкару һәм 11,4 тоннадан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү планлаштырыла.

«Дәүләт контрактлары агымдагы елның март ахырына кадәр төзелер дип көтелә. Бүлеп бирелгән акчаларны үзләштергәндә куркынычлар юк», – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International