Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды.
Килеп җитү белән ул «Әлки урманчылыгы» ДКУ һәм «Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында. 2020 елга күмәк шартнамәнең үтәлешен карау»» дигән темага киңәшмә үткәрде. Базарлы Матак авылында «Балалар иҗат йорты» базасында узган утырышта муниципаль район башлыгы Александр Никошин катнашты.
Төп доклад белән «Әлки урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илсур Зәйнуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елда урманчылык территориясендә 78 га мәйданда – урманнарны торгызу, 441 га – урман культураларын агротехник карау, 242 га – аларны өстәп утырту, урман питомнигында 0,6 га орлык чәчү эшләре башкарылган. «Ел дәвамында урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан 398 килограмм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 720 мең данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелде», – дип билгеләде Илсур Зәйнуллин.
Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 450 артык патрульлек үткәрелгән һәм административ хокук бозулар турында 16 беркетмә төзелгән.
Аның сүзләренә караганда, урман патологиясе буенча тикшерү – 392 га мәйданда, санитар-савыктыру чаралары 21 га мәйданда башкарылган.
Аннары башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге турында җитәкче-урманчы урынбасары, рәис Олеся Матюшкина сөйләде.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре һәм сайлаган эшләренә тугрылыклы булганнары өчен рәхмәт белдерде. «Урманнардагы янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлеккә аерым игътибар бирүегез, урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү, урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтүегез турында сорыйм», – диде ул.
Киңәшмә ахырында тармакның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән Чуаш Кичүе участок урманчылыгының участок урманчысы Илдар Зәйнуллин, Әлки муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Юхмачы участок урманчылыгының урман мастеры Рәсим Гатауллин бүләкләнде.
Аннан соң министр Базарлы Матак җитештерү участогында булды һәм «Әлки урманчылыгы» ДКУ административ бинасында барган ремонт эшләре белән танышты. Әлеге эшләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында башкарыла. Быел программа буенча барлыгы 31 объект ремонтланачак.
Хәзерге вакытта «Әлки урманчылыгы» ДКУ административ бинасында асылмалы түшәмнәрне сүтү һәм җылыту системасын алыштыру эшләре бара.
Шулай ук эш сәфәре кысаларында Равил Кузюров бертуган Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновларның шәхси сәнәгать мәйданчыгын карады һәм Түбән Әлки белән Югары Әлки авылларында узган халык җыеннарында катнашты. Үз чыгышында министр илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның барышына, узган елда ирешелгән төп күрсәткечләргә һәм нәтиҗәләргә тукталды. Ул шулай ук республикада гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары турында да җентекләп сөйләде.