2021 елның гыйнварында республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 1,3 мең патрульлек гамәлгә ашырылган

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

2021 елның гыйнвар аена Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Әйтик, әлеге чорда дәүләт урман инспекторлары республика урман фонды җирләрендә 1,3 мең патрульлек иткән, административ хокук бозулар турында 8 беркетмә төзелгән.

Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аеруча еш очрый торган хокук бозу очраклары булган.

Моның белән беррәттән, Россия Федерациясенең урман законнары өлешендә мәҗбүри таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуның ярамавы турында 131 кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International