Татарстан халкы «Елның Европа агачы - 2021» конкурсы сайтында Россия платанын хуплап тавыш бирә ала

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бүген, 1 февралендә,  https://www.treeoftheyear.org сайтында «Елның Европа агачы – 2021» конкурсы кысаларында тавыш бирү башланды.

Россия Федерациясен Дербент шәһәренең тарихи өлешендә (Дагыстан Республикасы) борынгы Җомга мәчете ишегалдында үсә торган борынгы платан тәкъдим итәчәк. Аның яше 284 ел тәшкил итә. Риваятьләргә караганда, әлеге агач шытымнарын көнчыгышның бөек полководецы Надир шаһ карап тәрбияләгән. Куәтле агачка сокланып, язучы Александр Бестужев-Марлинский үз әсәрләрен иҗат итә торган булган. Бүген мәшһүр патриарх, көч символы буларак, мәдәни корылманың үзәк өлешен, Дагыстан халкын һәм республика кунакларын җәлеп итү урыннарының берсе буларак бизәп тора. Аның турында риваятьләр языла, шигырьләрдә данлыйлар, картиналарда сурәтлиләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында да «Агач – тере табигать һәйкәле» дигән россиякүләм дәрәҗәсендәге статуска ия уникаль агач бар. Бу – Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.), ул төбәк әһәмиятендәге «Долгая Поляна» комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Агач 2012 елда статус алган. Чыршының яше – 134 ел, биеклеге – 30 метрдан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International